ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Улан-Удэда WorldSkills флагын флэшмоб белән каршы алганнар

22 февраль 2019, 18:12 , Фото: архив

Улан-Удэда WorldSkills флагын флэшмоб белән каршы алганнар Флаг Россиянең 24 субъектында булганнан соң, Татарстан буенча сәяхәт итәчәк.

(Казан, 22 февраль, «Татар-информ»). WorldSkills флагы Улан-Удэ шәһәренә барып җиткән. Эшче һөнәрләр чемпионаты символын Бурятиядә флэшмоб белән кабул иткәннәр. Бу турыда «WorldSkills Kazan 2019» 45нче дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бурятиядә флагка “Яшь профессионаллар” төбәк чемпионаты ябылу тантанасында хөрмәт күрсәткәннәр. Моннан тыш, флагны саклаучылар студент-активистлар оештырган флэшмобта катнашкан.

  • Эстафета 2017 елда, ә Россия этабы 2018 елның августында башланды. Флаг Россиянең 24 субъектында булачак. Аннары Татарстан буенча сәяхәт итәчәк.

«Татар-информ» агентлыгы «WorldSkills Kazan 2019» флагы Бурятиядә буддачылар гыйбадәтханәсендә булачак, дип хәбәр иткән иде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10