ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Ачилбай Раматов: Үзбәкстан Татарстан белән барлык юнәлешләрдә хезмәттәшлек итәргә әзер

22 февраль 2019, 11:16

Ачилбай Раматов: Үзбәкстан Татарстан белән барлык юнәлешләрдә хезмәттәшлек итәргә әзер Үзбәкстанда татар диаспорасы вәкилләре 300 меңнән артып китә.

(Казан, 22 февраль, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Үзбәкстан Татарстан белән барлык юнәлешләрдә хезмәттәшлек итәргә әзер. Кичә Үзбәкстан Премьер-министрының беренче урынбасары – транспорт министры Ачилбай Раматов Казан Кремлендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда шулай дип белдерде.

«Үзбәкстан Татарстан белән ике якка да файдалы шартларда барлык юнәлешләр буенча да хезмәттәшлек итәргә тели», - диде беренче вице-премьер.

Встреча с делегацией Республики Узбекистан

Үзбәкстан делегациясе 20-21 февральдә Татарстанда булды. Кичә делегация вәкилләре Иннополис, «Химград» технополисы, шулай ук IT-парк һәм «Эйдос-медицина» үзәге эше белән танышты.

Ачилбай Раматов Татарстанда Үзбәкстаннан килгән 3 меңнән артык студент, Россия буенча 27 меңнән артык кеше белем алуын билгеләп үтте.

Встреча с делегацией Республики Узбекистан

Ул Татарстан белән Үзбәкстанны «мөнәсәбәтләре 1000 еллыклар белән бәйләнгән күптәнге дуслар» дип атады. Шулай ук Үзбәкстанда татар диаспорасы вәкилләре 300 меңнән артып китүен искәртте.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10