ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Ачилбай Раматов: Үзбәкстан Татарстан белән товар әйләнешен 80 процентка арттырырга ниятли

21 февраль 2019, 20:44 , Фото: tatarstan.ru

Ачилбай Раматов: Үзбәкстан Татарстан белән товар әйләнешен 80 процентка арттырырга ниятли Товар әйләнешен арттыру өчен Үзбәкстанның Беренче вице-премьеры – транспорт министры уртак җитештерүне үстерергә тәкъдим итте.

(Казан, 21 февраль, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Үзбәкстан быел Татарстан белән товар әйләнешен 80 процентка арттырырга ниятли. Бу хакта бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда Үзбәкстан Премьер-министрының беренче урынбасары — транспорт министры Ачилбай Раматов белдерде.

«Быел товар әйләнешен узган елга карата 80 процентка арттырырга планлаштырабыз. Моның өчен Татарстан коллегаларын Үзбәкстанга чакырабыз. Барлык юнәлешләр буенча да төрле җитештерү төрләрен оештырырга була. Бу яхшы адым булачак», — диде Ачилбай Раматов.

Встреча с делегацией Республики Узбекистан

Аның сүзләренчә, Үзбәкстан белән Россия арасында товар әйләнеше 6 млрд АКШ доллары тәшкил итә. «Татарстан белән әлеге сумманың 10 процентын гына булса да эшләп булырга тиеш», — диде Үзбәкстанның Беренче вице-премьеры — транспорт министры.

Рөстәм Миңнеханов 2017 елда ике республика арасында товар әйләнеше 80 процентка артты, ә 2018 елда тагын 57 процентка артты һәм 146 млн АКШ доллары тәшкил итте, дип өстәде.

Встреча с делегацией Республики Узбекистан

«Товар әйләнешен арттыру өстендә эшләргә кирәк. Татарстан бизнесы Үзбәкстанда һәм Үзбәкстанныкы Татарстанда тәкъдим ителерлек проектлар кирәк», - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты.

  • 20-21 февральдә Татарстанга эш сәфәре белән Үзбәкстан Премьер-министрының беренче урынбасары — транспорт министры Ачилбай Раматов килде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10