ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Фәрит Мөхәммәтшин «Бердәм Россия» бурычы Дәүләт Советында дәвамчанлыкны саклау дип атады

21 февраль 2019, 20:02 , Фото: архив/Рамиль Гали

Фәрит Мөхәммәтшин «Бердәм Россия» бурычы Дәүләт Советында дәвамчанлыкны саклау дип атады «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге праймериз башлануын игълан итте.

(Казан, 21 февраль, «Татар-информ», Алексей Угаров). «Бердәм Россия» партиясе көзге сайлау нәтиҗәләре буенча, Татарстан Дәүләт Советында үз вәкиллеген саклап калырга өметләнә. Бу хакта бүген журналистларга Татарстан дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге сәркатибе Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр итте.

«Безнең бурыч — алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советында «Бердәм Россия» сәяси партиясе вәкиллегенең дәвамчанлыгын саклап калу. Ә процентларга килгәндә, без бу хакта алдан тавыш бирү узганнан соң, сайлаучыларның активлыгы, теге яки бу кандидатларның рейтингы турында сөйләшәчәкбез», - диде Мөхәммәтшин.

«Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге тавыш бирү процедурасын (праймериз) башлау турында игълан итте.

  • Алдан тавыш бирү процедурасы Татарстанда 25 февральдән 26 майга кадәр узачак. Аның нәтиҗәләре буенча «Бердәм Россия» партиясеннән Татарстан Дәүләт Советына сайлауларга кандидатлар исемлеге төзеләчәк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10