ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Туфан Имаметдинов “Әлиф”челәр исеменнән Тукай премиясенә документлар тапшырган

20 февраль 2019, 14:23 , Фото: архив/Александр Эшкинин

Туфан Имаметдинов “Әлиф”челәр исеменнән Тукай премиясенә документлар тапшырган “Әлиф” спектаклен әзерләүчеләрдән дүрт кеше исеме Тукай премиясенә күрсәтелгән.

(Казан, 20 февраль, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Режиссер Туфан Имаметдинов Тукай премиясе комиссиясенә “Әлиф” төркеме исеменнән документлар тапшырган. Бу мәгълүматны “Татар-информ”га режиссер үзе раслады.

“Без Тукай шигыре буенча куелган спектакльнең Тукай премиясенә тәкъдим ителүен логикага туры килә дип санадык. Безнең төркемне Тукай премиясенә Бөтендөнья татар яшьләре форумы тәкъдим итә”, - диде Туфан Имаметдинов.

Нурбәк Батулла: “Алтын битлек” алгач та дөнья үзгәрмәде

Тукай премиясенә “Әлиф” спектаклен әзерләүчеләрдән дүрт кеше тәкъдим ителгән. Болар – идея авторы һәм режиссер Туфан Имаметдинов, композитор Эльмир Низамов, хореограф Марсель Нуриев һәм биюче Нурбәк Батулла.

  • Нурбәк Батулла әлеге спектакльдәге роле өчен “Алтын битлек” милли театр премиясенә лаек булды. Быел Нурбәк Батуллага Муса Җәлил премиясе тапшырылды. Нигезләмә буенча әлеге премиягә бары тик Нурбәк Батулланың гына яше туры килгән. Эльмир Низамов 2015 елда «Алтын Казан» мюзиклы өчен Муса Җәлил премиясенә лаек булган иде.
  • Тукай премиясенә тәкъдим ителгән кандидатлар исемлеге Татарстан Президенты карамагындагы Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премияләре буенча комиссиясе утырышында билгеләнә.

Хәзерге вакытта “Әлиф” төркеме “Әллүки” спектаклен “Алтын битлек” экспертларына күрсәтергә әзерләнә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10