ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Фәрит Мөхәммәтшин Бөгелмә районын балалар лагерьларын төзекләндерүгә кушылырга чакырды

19 февраль 2019, 20:33 , Фото: gossov.tatarstan.ru

Фәрит Мөхәммәтшин Бөгелмә районын балалар лагерьларын төзекләндерүгә кушылырга чакырды Татарстанда балалар өчен сәламәтләндерү лагерьларын капиталь ремонтлау, реконструкцияләү һәм төзү буенча өч еллык яңа программа башлана.

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Бөгелмә районын балалар лагерьларын капиталь ремонтлау һәм төзү буенча Президент программасын гамәлгә ашыруга кушылырга чакырды. Парламент башлыгы бүген муниципалитетның хисап сессиясендә шул хакта әйтте. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Балаларның җәйге ялын оештыру мәсьәләсе бөтен ил өчен актуаль булып тора. Яңа республика программасы бу проблеманы татарстанлылар мәнфәгатьләрен кайгыртып, системалы хәл итә», – диде Мөхәммәтшин һәм район җитәкчелегенә бу проектка актив кушылырга тәкъдим итте.

Ул Татарстанда балалар өчен сәламәтләндерү лагерьларын капиталь ремонтлау, реконструкцияләү һәм төзү буенча өч еллык яңа программа старт алуын искәртте. Аңа республиканың 45 муниципаль берәмлегендә 94 объект кергән. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән финанслау 7 млрд сумнан артык бәягә килешенгән.

 

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе шулай ук районда авыл кешеләренең саны шактый тиз темплар белән кимүенә игътибар итте. «Без инде ничә ел авыл тормышын саклап калу өчен көрәшәбез, ә сездә авыл кешеләре саны кими. Бөгелмә үзенең хезмәт сөючән халкы һәм җитештерү потенциалы белән лаеклы урын алырга тиеш», - диде ул.

Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров шәһәр икътисадына төп капиталга 5 млрд сумнан артык инвестицияләр җәлеп ителгәнлеген әйтте. Узган ел район территориясендә 25 федераль һәм республика программасы гамәлгә ашырылган, аларга миллиард сумнан артык акча тотылган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10