ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Германиягә килде

19 февраль 2019, 15:45 , Фото: tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Германиягә килде
Татарстан Республикасы Президентының эш графигында Саксония һәм Бавария федераль җирләре Премьер-министрлары белән очрашу.

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Германия Федератив Республикасына бер көнлек эш сәфәре белән килде. Дрезден аэропортында аны Саксония Премьер-министры Аппараты җитәкчесе Маркус Франке каршы алды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Сәфәр кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Дрезден һәм Мюнхен шәһәрләрендә булырга планлаштыра. Дрезденда Рөстәм Миңнеханов Саксония Премьер-министры Михаил Кречмер белән очрашачак. Очрашу кысаларында Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Саксония федераль җире Хөкүмәте арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул кую көтелә», — диделәр матбугат хезмәтендә.

Визит делегации Республики Татарстан 
во главе с Президентом Республики Татарстан 
Р.Н. Миннихановым 
в Федеративную Республику Германия

Мюнхенда Рөстәм Миңнехановның Бавария Премьер-министры Маркус Зедер белән очрашуы планлаштырылган. Аннары Татарстан Президенты «Сименс» компаниясе җитәкчелеге белән энергетика өлкәсендә хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышачак. Очрашу ахырында Зәй ГРЭСын модернизацияләү буенча «Сименс» һәм «Татэнерго» арасында килешү ниятләнә.

Шулай ук Мюнхенга визиты барышында Рөстәм Миңнеханов «Линде Инжиниринг» компаниясе директорлар советы рәисе Кристиан Брух белән очрашачак. Очрашуда уртак проектларны гамәлгә ашыру барышы каралачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10