ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов транспорттагы полиция хезмәткәрләренә яңа машина ачкычлары тапшырды

19 февраль 2019, 10:14 , Фото: tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов транспорттагы полиция хезмәткәрләренә яңа машина ачкычлары тапшырды Барлык техника республика бюджеты акчасына сатып алынган.

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ», Елена Кривопатре). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, транспорттагы эчке эшләр органнарының 100 еллык юбилее уңаеннан, Транспортта Эчке эшләр министрлыгының Казан идарәсенең шәхси составына 17 берәмлек техника тапшырды. Алар арасында «Рено», «Шевроле», «УАЗ», «ГАЗель» машиналары һәм ике снегоход бар.

 Ð¢Ð¾Ñ€Ð¶ÐµÑÑ‚венная церемония вручения техники сотрудникам Казанского линейного управления МВД России на транспорте.Принимает участие Президент Республики ТатарстанР.Н. Минниханов.

«Тырыш хезмәтегез өчен рәхмәт әйтәсем килә. Безнең республика күп кенә чаралар үткәрә. Алар арасында халыкара дәрәҗәдәге чаралар да бар. Әйтик, без футбол буенча дөнья чемпионатын иң югары дәрәҗәдә уздырдык. Биредә, әлбәттә инде, сезнең идарәнең дә зур өлеше бар», - диде Татарстан Президенты.

Президент шулай ук җәмәгать тәртибен тәэмин иткәннәре һәм кисәтү эшләре алып барганнары өчен идарә хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде.

Торжественная церемония вручения техники сотрудникам Казанского линейного управления МВД России на транспорте.Принимает участие Президент Республики ТатарстанР.Н. Минниханов.

«Теләсә кайсы бүлекчәнең матди-техник торышы нәтиҗәле эшләү өчен бик тә мөһим. Бүген без сезгә эшегез тагын да нәтиҗәлерәк булсын әлеге техниканы тапшырабыз», - дип сүзен йомгаклады Рөстәм Миңнеханов. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10