ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

"Зәй шикәре" дөньякүләм азык-төлек сәнәгатендә беренче булып "көмеш" дәрәҗәсен алды

19 февраль 2019, 09:00

Ул Россиядә "TEC" системасы буенча көмеш дәрәҗәсенә күтәрелгән икенче компания, ә Татарстанда һәм дөньякүләм азык-төлек сәнәгатендә – беренче.

(Зәй, 19 февраль, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Клара Ермолаева). Зәй шикәр заводы - Россиядә азык-төлек сәнәгатендә беренче булып "Toyota Engineering Corporation" “көмеш” дәрәҗәсе билгесен алды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Предприятиенең дөньякүләм чагыштырма анализ буенча аудитны гомуми җитештерү принциплары нигезендә “ToyotaEngineering Corporation" компаниясе директоры Тосихиро Ямада үткәрде.

"Зәй шикәре" ААҖ - Россиядә "TEC" системасы буенча көмеш дәрәҗәсенә күтәрелгән икенче компания, ә Татарстанда һәм дөньякүләм азык-төлек сәнәгатендә – беренче. Аудит нәтиҗәләре буенча предприятиенең күрсәткече 3,89 балл булды, бу дөньякүләм корпорацияләр дәрәҗәсенә туры килә.

T-TPS системасын гамәлгә ашыру төп алты күрсәткеч буенча бәяләнде.

“Агрокөч” җәмгыяте генераль директорының “Зәй шикәре” ААҖ эшчәнлеге мәcьәләләре буенча урынбасары Антон Трошинга “Тойота Инжиниринг Корпорейшн”ның “көмеш” дәрәҗәсе билгесе тапшырылды.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10