ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда «Парк Хаус» сәүдә үзәге хезмәткәрләрен һәм сатып алучыларны эвакуацияләгәннәр

18 февраль 2019, 12:50

Урында хокук саклау органнары хезмәткәрләре һәм янгын сүндерүчеләр эшли.

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). Казанда «Парк Хаус» сәүдә үзәге хезмәткәрләрен һәм сатып алучыларны эвакуацияләгәннәр. Бу хакта социаль челтәрләрдән файдаланучылар хәбәр итә.

Урында хокук саклау органнары хезмәткәрләре һәм янгын сүндерүчеләр эшли.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, кешеләрне бинада шартлаткыч җайланма куелуы турындагы хәбәрдән соң эвакуацияләгәннәр.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10