ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Васил Шәйхразиев татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләрен татарча сөйләшмәгән өчен шелтәләде

16 февраль 2019, 12:22 , Фото: Алсу Исмагилова

Васил Шәйхразиев татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләрен татарча сөйләшмәгән өчен шелтәләде Сез билгеләгән күп кенә проблемаларны хәл итү үзебездән дә тора, диде ул.

(Екатеринбург, 17 февраль, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Бүген Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Екатеринбургта Урал төбәгендәге татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашуы вакытында аларны татарча сөйләшмәгән һәм аңламаган өчен шелтәләде.

Очрашу татар оешмалары эшчәнлеге нәтиҗәлелеген арттыруга кагылышлы тәкъдимнәр һәм гозерләр җиткерү форматында узды. Өлкәләрдән килгән җитәкчеләрнең күпчелеге рус телендә чыгыш ясады. Алар татар телен, милли үзенчәлекләрне сакларга һәм буыннарга тапшырырга кирәк дип өндәде.

"Сез билгеләгән күп кенә проблемаларны хәл итү үзебездән дә тора. Сорарга да, сүгәргә дә була, ә татар оешмасы җитәкчеләре буларак, соңгы биш-ун елда сез кая идегез соң? Стратегия турында сөйләшү башлангач, "бу кирәк, теге кирәк" дип сорыйсыз. Шушында трибунага чыккан кешеләр татарча белергә тиеш. Исәнләшкәндә бер-ике татар сүзен әйткәч, "дальше скажу на русском языке" дисез", - дип шелтәсен җиткерде Шәйхразиев.

Бүген Екатеринбург шәһәрендә Татар халкының үсеш стратегиясе турында фикер алышу бара. Чарада Урал буе регионыннан меңнән артык татар кешесе катнаша. Фикер алышуга Свердловск өлкәсе һәм Екатеринбург шәһәреннән 1000, Чиләбе өлкәсеннән 120, Төмән өлкәсеннән 40, Курган өлкәсеннән 23, ЮГРАдан 10 кеше кушылды. Чара Свердловск өлкәсе халыклар иҗаты йортының зур концерт залында үтә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10