ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Татар дөньясы

Екатеринбург эшмәкәре Васильян Миндияров өлкәгә “Татар радиосы”н кертүне сорый

15 февраль 2019, 18:05 , Фото: Алсу Исмәгыйлева

Екатеринбург эшмәкәре Васильян Миндияров өлкәгә “Татар радиосы”н кертүне сорый “ТНВ Планета” телевизион тапшыруларын үзебез дә, балалар да бик яратып карыйбыз. “Татар радиосы” эфирын тыңлау мөмкинлеген дә көтәбез", - диде ул.

(Екатеринбург, 15 февраль, «Татар-информ», Алсу Исмәгыйлева). Бүген ТР Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиевның Свердловск өлкәсендәге татар эшмәкәрләре белән очрашуы вакытында шәхси эшмәкәр Васильян Миндияров өлкәдә “Татар радиосы” тапшыруларын тыңлау мөмкинлеге булдыруны сорады.

“ТНВ Планета” телевизион тапшыруларын үзебез дә, балалар да бик яратып карыйбыз. “Татар радиосы” эфирын тыңлау мөмкинлеген дә тудырсагыз, бик рәхмәтле булыр идек”, - дип мөрәҗәгать итте ул Шәйхразиевка.

“Без бу мәсьәлә буенча Киров өлкәсе белән дә эшли башладык. Бу эштә авырлыклар юк, ул финанс яктан да чыгымлы түгел, тик бу вакыт эше, чөнки ул документлар җыюны таләп итә”, - дип аңлатты Милли Шура рәисе.

Ул биредә “ТНВ Планета” телевизион тапшыруларын, “Шаян ТВ” балалар телевидениесе тапшыруларын карап булуын искәртте.

  • Свердловск өлкәсендә һәм Екатеринбург шәһәрендә бүгенге көндә 135000 татар яши.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10