ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстан Республикасының Урал төбәгендәге вәкиллеге бинасында ремонт башлана

15 февраль 2019, 17:42 , Фото: Алсу Исмәгыйлева

Татарстан Республикасының Урал төбәгендәге вәкиллеге бинасында ремонт башлана Вәкиллек архитектура һәйкәле дип исәпләнгән Агафуровлар йортында урнашкан.

(Екатеринбург, 15 февраль, «Татар-информ», Алсу Исмәгыйлева). Татарстанның Урал төбәгендәге даими вәкиллеге бинасында ремонт эшләре башланачак. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиевның Свердловск өлкәсендәге татар эшмәкәрләре белән очрашуы вакытында ТР Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле Хәйдәр Гыйлфанов хәбәр итте.

  • Татарстан Республикасының Урал төбәгендәге даими вәкиллеге Агафуровлар йорты дип аталган, тарихи архитектура һәйкәле статусын йөрткән бинада урнашкан. Бу йортны 1895 елда Екатеринбургта танылган байлар, меценатлар, татар мөселман тормышына даими ярдәм итеп торган Камалетдин, Зәйнетдин һәм Кашафетдин Агафуровлар төзегән. Архитекторы Юлий Дютель.

“Бинага ремонт ясауда Татарстан Республикасы ярдәм итә. Хәзерге вакытта белгечләр йорттагы коммуникацияләрне өйрәнә. Якын арада ремонт башланачак. Бина былтыр 3 декабрьдә вәкиллеккә даими бушлай кулланылышка тапшырылды”, - диде Гыйлфанов.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10