ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Эльмир Низамов Мәскәүдә авторлык концертын оештыруда ярдәм итүчеләргә рәхмәт белдерде

15 февраль 2019, 11:47 , Фото: архив/Рамиль Гали

Эльмир Низамов Мәскәүдә авторлык концертын оештыруда ярдәм итүчеләргә рәхмәт белдерде Концертта чыгыш ясау өчен Казаннан Эльмира Кәлимуллина да килгән.

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Композитор Эльмир Низамов Мәскәүдә беренче авторлык концертын оештыруда ярдәм иткән өчен Татарстан мәдәният министрлыгына һәм Россия композиторлар берлегенә рәхмәтле. Бу хакта социаль челтәрдәге битендә композитор үзе хәбәр итә.

Концерт кичә А.Н.Скрябинның музей йортында узган. Концертта Мәскәү заманча музыка ансамбле, Ольга Власованың вокаль квартеты, Андрей Кравченконың саксофончылар квартеты, Андрей Винницкий катнашкан.

Тамашада чыгыш ясау өчен Казаннан Эльмира Кәлимуллина да килгән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10