ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Дамир Натфуллин Əмирхан Еникинең исеме мəңге онытылмас дигəн фикердə

12 февраль 2019, 21:11 , Фото: Салават Камалетдинов

Дамир Натфуллин Əмирхан Еникинең исеме мəңге онытылмас дигəн фикердə Татарстан Республикасы мəдəният министры урынбасары бөек əдипне искə алу - зур бурычыбыз, дип саный.

(Казан, 12 февраль, "Татар-информ', Зилә Мөбәрәкшина). Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында татар əдибе һəм язучысы Әмирхан Еникинең 110 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичәсе булып узды.

"Тарихи-мəдəни мирас халкыбызның иң зур байлыгы. Аның үсешенə зур өлеш керткəн Əмирхан Еникине искə алу - зур бурычыбыз.

Кичə рухыбызны саклауга юнəлдерелгəн. Бөек əдибебез - Əмирхан Еники исеме мəңге онтылмас, килəсе гасырларга кадəр дəвам итəр", - дип сөйлəде ТР Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.

Дамир Натфуллин кичəдə ТР Дəүлəт Киңəшчесе Минтимер Шəймиев һəм Мəдəният министрлыгы исеменнəн чəчəк бəйлəме бүлəк итте. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10