ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Владимир Путин ипотека кредитлары базарына игътибар итәргә өндәде

12 февраль 2019, 21:03 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Владимир Путин ипотека кредитлары базарына игътибар итәргә өндәде Президент барлык категория гражданнарның таләпләренә җавап бирә торган төзелешләргә этәргеч бирергә кирәклеген әйтте.

(Иннополис, 12 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Россия Президенты Владимир Путин ипотека кредитлары базарына игътибар итәргә өндәде. Бу хакта ул Иннополиста РФ Дәүләт Советы президумы утырышында әйтте.

“Төзелеш тармагының эзлекле үсешенә торакка ихтыяҗ бәрабәренә ирешеп була. Моңа бәйле рәвештә, ипотека кредитлары базарына игътибар кирәк”, - диде. Ул әле күптән түгел генә ставканың 9, хәзер илдә уртача 11 процент булуын билгеләп узды.

“Бу кыска вакытка гынадыр дигән фаразыбыз чын булыр дип өметләнәбез. Күзәтергә һәм базар үсешенә стимул кирәк. Былтыр Үзәк банк ставкасы күтәрелгән иде, бу котылгысыз булды, без аңлыйбыз. Ләкин кинәт артуга сәбәп юк иде кебек”, - дип саный Президент.

Ул бизнес һәм гражданнарның проектлы финанслауга күчеш комплекслы төзелештә тискәре чагылыш табачагына шикләнүен әйтте. “Социаль инфраструктура объектларын кулланышка кертүдә проблемалар туачак диләр. Төзүчеләргә авыр булачак, ресурслары җитмәячәк, чөнки яңа кагыйдәләр буенча социаль инфраструктура төзелешенә гражданнардан акча җәлеп итү тыелачак. Бу уңайдан фикерләрегезне тыңлыйсым килә”, - дип мөрәҗәгать итте Путин төбәк җитәкчеләренә.

“Шәһәрләрне үстереп, яңа территорияләрне үстереп, барлык категория гражданнарның таләпләренә җавап бирә торган төзелешләргә этәргеч бирергә иде”, - диде Президент.

Президент өлешләп төзү буенча 1 млн нан артык килешү гамәлдә булуын әйтте. “Килешүләрнең үтәлүенә ирешергә, намуссыз компанияләр аркасында торактан да, акчадан да колак каккан, алданганнарның хокукларын якларга кирәк. Проблемаларны хәл итүне озакка сузмау зарур. Алар бездән нәтиҗәле эш көтә. Уңышлы эш тәҗрибәсе бар, шул исәптән Татарстанда да”, - диде Путин.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10