ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Путин: Торак төзелешен финанслауның яңа схемасы кешеләрне рисклардан сакларга тиеш

12 февраль 2019, 20:07 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Путин: Торак төзелешен финанслауның яңа схемасы кешеләрне рисклардан сакларга тиеш 2019 елның 1 июленнән торак төзелешен финанслауның яңа схемасы эшли башлаячак.

(Иннополис, 12 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Россия Президенты Владимир Путин әйтүенчә, торак төзелешен финанслауның яңа схемасы кешеләрне рисклардан сакларга тиеш. Бу хакта ул Иннополиста РФ Дәүләт Советы президумы утырышында әйтте. Биредә торак төзелеше һәм уңайлы шәһәр мохите турында сөйләшәләр.

Илбашы торак шартларын яхшырту, шәһәр һәм бистәләрне яшәү өчен мөмкин кадәр уңайлы итү, торак төзелеше сыйфатын күтәрү кебек темаларның көн кадагында булуын әйтте.

“Бүген тармак җитди реформалар кичерә. 1 июльдән торак төзелешен финанслауның яңа схемасы эшли башлаячак. Ул гражданнар өчен куркынычсыз булырга, кешеләрне торак алганда рисклардан сакларга тиеш. Шулай ук базарда катнашучыларның мөнәсәбәтләрен цивилизацияле итеп корырга мөмкинлек бирәчәк”, - диде Путин.

Президент торак төзелешендә норматив база, шәһәр корылышы нормалары һәм кагыйдәләре үзгәртелүен билгеләп узды. “Алар төзүчеләр өчен уңайлы гына түгел, нәтиҗәле дә булырга, халык таләпләренә җавап бирергә тиеш. Безгә төзелеш тармагының кулланышка торак кертү буенча югары динамикасы кирәк. Күптән җыелып килгән проблемаларны сөйләшү өчен җыелдык”, - диде.

Владимир Путин җәмәгатьчелек вәкилләре белән Казанда узган очрашуда да шушы мәсьәләләр күтәрелгәнен әйтте. Торак төзелешендә яңа финанслау схемасына килгәндә, ул конкрет проектларга кредитлар бирүдә банклар роле артачагын әйтте. Төзелеш барышы контрольдә тотылачагын белдерде.

“Төзүчеләр һәм кредит оешмалары арасында эшне координацияләргә, күчеш мөмкин кадәр төерсез үтсен өчен, барлык механизмнарны җайга салырга кирәк. Банк төзүчеләргә кредит бирүгә юнәлгән булырга тиеш”, - диде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10