ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Путин Ту-144 техника интерактив музее булдыруда ярдәм итәргә вәгъдә итте

12 февраль 2019, 19:40 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Путин Ту-144 техника интерактив музее булдыруда ярдәм итәргә вәгъдә итте
 КНИТУ-КАИ ректоры Альберт Гыйльметдинов Татарстан Президенты ярдәме белән Казанда WorldSkills чемпионатына музей ачып булыр, дип өметләнә.

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин тавыш тизлегеннән тизрәк очучы Ту-144 техникасы интерактив музее булдыру идеясен бәяләде һәм аны гамәлгә ашыруда ярдәм итәргә вәгъдә итте. Бу хакта ул «Мәскәү» мәдәни үзәгендә җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашуда Казан милли тикшеренү техник университеты ректоры Альберт Гыйльметдиновның соравына җавап биргәндә әйтте.

«Идея яхшы, һәм, әлбәттә, ярдәм итәргә кирәк. Мин хезмәттәшләрем белән алар бу проектка әйләнеп кайтсын һәм сезгә ярдәм итсен дип сөйләшергә вәгъдә бирәм», — диде Россия Президенты.

Музей 2018 елның декабрь ахырында - Ту-144 беренче очышының 50 еллыгына ачылырга тиеш иде. Гыйльметдинов бер ел элек инде бу мәсьәләнең килештерелүе турында сөйләде, әмма Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы аерылу сәбәпле, сроклар күчерелде.

«Бер еллап элек Мәгариф һәм фән министрлыгы бергә вакытта барлык экспертизалар һәм килештерүләрне үттек. Министрлык борт эчендә урнашкан уникаль интерактив экспонатлар булдыруда хуплаячак, дип килештек. Кызганыч, министрлык бүленде, һәм бу идея җимерелде», — диде югары уку йорты ректоры.

Ул билгеләп үткәнчә, Ту-144 техника музее — бөтен илнең техник куәтен күрсәтү билгесе ул. «Тиздән Казанда WorldSkills дөнья чемпионаты булачак. Без бу музейны шушы истәлекле көнгә ачарга теләр идек», - дип йомгаклады Гыйльметдинов.

2017 елның апрелендә Ту-144 самолеты Казанның Авиатөзелеш районыннан Четаев урамындагы А. Н. Туполев исемендәге КНИТУ (КАИ) икенче бинасы территориясенә күчерелгән. Бер ел элек уку йорты яңа архитектура яктылык-динамикалы яктырткыч белән реставрацияләнгән самолетны тәкъдим итте.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10