ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Татарстанның иң борынгы Иске Бәрәскә мәчетен төзекләндерү эшләре башланган

12 февраль 2019, 19:38 , Фото: Аида Фатыйхова

Татарстанның иң борынгы Иске Бәрәскә мәчетен төзекләндерү эшләре башланган Әтнә районы Түбән Бәрәскә авылы мәчете 1769 елда төзелгән.

(Әтнә, 12 февраль, "Татар-информ", Рәмис Латыйпов). Әтнә районы Түбән Бәрәскә авылы җирлеге башлыгы Аида Фатыйхова "Татар-информ" хәбәрчесенә Татарстанның иң борынгы таш мәчетен торгызу эшләре башланып киткәнен әйтте. Аны төгәлләү өчен хәйрия ярдәме сорап мөрәҗәгать итәләр. 

"Мәчетне безнең авыл кешесе Ибраһим Борнаев төзеткән. Екатерина II таш мәчетләр салырга рөхсәт биргәч, ул патшага прошение белән бара һәм 1769 елда мәчетне төзетә. Билгеле булганча, беренче таш мәчет дип аталган Мәрҗани мәчете 1770 елда төзелгән", - дип сөйләде ул. Мәрҗани мәчете 1767-1770 елларда төзелгән дип исәпләнә.

Аида Фатыйхова әйтүенчә, ул вакытта Түбән Бәрәскә авылында өч мәхәллә булган, 3 меңнән артык кеше яшәгән. "Шиһабетдин Мәрҗанинең әтисе Бәрәскәгә килеп, дин сабаклары алганы билгеле. Монда укымышлы кешеләр яшәгән", - диде ул.

Мәчет төзелгәннән 150 ел буе халыкка хезмәт иткән. 1930 елда ул ябыла, клуб итеп үзгәртелә. 1993 елда авылда агач мәчет салалар. Мәчет бинасы 2010 елда, яңа клуб бинасы төзелгәч бушап кала. "Бина җылытылмый. Түбәләреннән су үтә. Тарихи бинаны саклар өчен реставрация кирәк", - ди Аида Фатыйхова.

Бинага 2015 елда экспертиза үткәрелгән. Анда аның уникаль архитектура үрнәге - 200 еллык тәнәфестән соң татарлар салган кирпеч бина булуы әйтелгән. Реставрация проекты әзерләнгән, ярдәм фонды ачылган. Ленин исемендәге хуҗалык булдыра алган күләмдә ремонт эшләре башлап җибәргән. Авыл башлыгы әйтүенчә, ремонт өчен барлыгы 52 миллион сум кирәк.

Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов та мәчет бинасы кичекмәстән торгызылырга тиеш дип уйлавын әйтте. Район башлыгы фикеренчә, ул бинаның әлегә кадәр торгызылмавы "барыбызның да гаебе" булып санала ала.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10