ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Путин Иннополиста 7,6 % күләмендә иминият взнослары ставкасын билгеләүне караячак

12 февраль 2019, 18:51 , Фото: архив/Михаил Захаров

Путин Иннополиста 7,6 % күләмендә иминият взнослары ставкасын билгеләүне караячак

Путин Иннополис мэрын яхшы нәтиҗәләр һәм нәтиҗәле эше белән котлады.

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ»). Иннополиста биш елга иминият кертемнәре буенча 7,6 процент күләмендә ташламалы ставка билгеләү турында уйларга кирәк. Бу хакта ил Президенты Владимир Путин Иннополис мэры Руслан Шаһгалиевка Казанда җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашуда әйтте.

«Югары технологияле компанияләр, компанияләрнең үзләре өчен ташлама саклана. Шуңа күрә мин сез әйткәнне ишеттем. Без уйларбыз», — диде Россия Президенты.

Мисал итеп Шаһгалиев «Сколково» инновацион үзәген китерде, анда иминият взносларының түбәнәйтелгән ставкасы 14 процент дәрәҗәсендә саклана. Барлык Россия компанияләре өчен стандарт иминият взносы 30 процентны тәшкил итә.

Россия Президенты шулай ук Иннополис мэрын яхшы нәтиҗәләр һәм нәтиҗәле эше белән котлады.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек Россия Президенты каты көнкүреш калдыклары белән эшләүдә җаваплылыкны муниципалитетлар, идарә компанияләре һәм төбәк операторлары арасында бүләргә чакыруын хәбәр иткән иде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10