ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Путин катнаш проектлау турында: Казанда яхшы практика барлыкка килде

12 февраль 2019, 18:06 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Путин катнаш проектлау турында: Казанда яхшы практика барлыкка килде
Россия Президенты шәһәр мохитен проектлаганда шәһәр халкының фикерләрен исәпкә алу мөһимлеген әйтте.

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ», Екатерина Фадеева). Россия Президенты Владимир Путин Казанның шәһәр тирәлеген төзекләндергәндә һәм яңа иҗтимагый киңлекләрне булдырганда шәһәр халкы белән хезмәттәшлек тәҗрибәсен мисал итеп китерде. Бу хакта ул Казанда җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашуда белдерде.

«Казанда проектны әзерләүнең беренче стадиясендә кешеләрне җәлеп итү буенча яхшы тәҗрибә барлыкка килде. Сүз уңаенда, шәһәр төзелеше кодексы моны тыймый, киресенчә, моны мөмкин дип күрсәтә», — дип билгеләп үтте дәүләт башлыгы.

Шул ук вакытта кешеләр үзләрен бу процесста катнашучылар итеп хис итә һәм икенче яктан ахыр нәтиҗәгә башкача карый башлый. Бу объектка карата тагын да сакчыл мөнәсәбәт булдыра, диде Путин.

Дәүләт башлыгы шулай ук Казанның «Мәскәү» мәдәният үзәге реконструкциясен мисал итеп китерде, ул вакытта подрядчы мәдәният сарае янында үскән 80 еллык өянкене кискән булган. Халыкта бу уңайдан ризасызлык туган. Шуннан соң эш форматын тамырдан үзгәртү турында карар кабул ителә - реконструкциядәге һәр адым район халкы белән фикер алышканнан соң башкарыла.

Аның сүзләренә караганда, әлеге эштә даими, төгәл эш итәргә кирәк, чөнки «күпме кеше, шулкадәр үк фикер» бит. Моннан тыш, әлеге фикерләрне конкрет карарларга китерергә һәм озакка сузмаска кирәк, дип йомгаклады Президент.

Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Республикасына эш сәфәре белән килде. Ул Дәүләт Советы Президиумы утырышын үткәрәчәк. Анда торак шартларын яхшырту буенча төбәкләр эшчәнлеге турында фикер алышачаклар.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10