ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Путин: Татарстан беренче чираттагы проблемаларны хәл итүнең яхшы үрнәген күрсәтә

12 февраль 2019, 18:02 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Путин: Татарстан беренче чираттагы проблемаларны хәл итүнең яхшы үрнәген күрсәтә
 Яшь архитекторларны әзерләү программасы республикада үзенең нәтиҗәлелеген раслады, дип саный Россия Президенты.

(Казан, 12 февраль, « Татар-информ», Егор Никитин). Татарстан үсешнең һәм беренче чиратта торган проблемаларны хәл итүнең яхшы үрнәген күрсәтә. Республикада карарлык нәрсәләр бар, шул исәптән яшь архитекторлар әзерләү буенча да. Мондый фикерне Казанда Россия Президенты Владимир Путин җиткерде.

Яшь архитекторлар һәм шәһәр төзүчеләр өчен бушлай белем бирү программалары перспективалары турындагы сорауга җавап биреп, Путин алар үз нәтиҗәлелеген исбатладылар һәм бу Татарстан мисалында күренә, диде.

«Без Татарстанда карарлык нәрсәләр булганы өчен җыелдык. Бу җәһәттән республика беренче чиратта торган проблемаларны хәл итү һәм үсеш буенча яхшы үрнәк күрсәтә», — дип билгеләп үтте дәүләт башлыгы.

Ул мондый программаны башлау турындагы карар 2017 ел ахырында кабул ителгәнлеген, ә программа үзе узган ел эшли башлавын искәртте.

«Һәм без аны, әлбәттә, дәвам итәчәкбез. Безгә бик күп яшь талантлы архитекторлар кирәк. Бу программа барлык проблемаларны да хәл итми, әмма яшь белгечләр әзерләү өчен ярдәм булып тора. Аның кысаларында яхшы нәтиҗәләр бар инде», — дип йомгаклады Владимир Путин.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10