ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Путин өлешләп төзелештә халыкның алдануына китергән шартларга чик куярга кирәклеген әйтте

12 февраль 2019, 16:51 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Путин өлешләп төзелештә халыкның алдануына китергән шартларга чик куярга кирәклеген әйтте Россия Президенты алданган өлешчеләр мәсьәләсен хәл итү базарның кысылуына китерәчәк дип саный.

(Казан, 12 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). РФ Президенты Владимир Путин әйтүенчә, кешеләрдән акча җәлеп итүнең бүгенге схемасын бетереп, халыкның алдануына китерүче шартлар тууына чик куярга кирәк. Бу хакта ул Казанда “Торак һәм шәһәр мохите” илкүләм проектын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашуда әйтте.

Аның фикеренчә, Россия, өлешләп төзелештә катнашып, алданучылар белән бәйле фундаменталь мәсьәләне хәл итәргә мәҗбүр. Тик бу карар базарның кысылуына китерәчәк.

“Дәүләт һаман бу эшчәнлек өлкәсен цивилизацияле итеп көйләмәгән. Без проблеманы хәл итү өчен авырлыклар китергән икътисадның бу секторында эшне чикләячәк карарлар кабул итәргә мәҗбүр. Бу үзеннән-үзе килеп чыккан проблема түгел”, - ди Илбашы.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10