ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният, Татар дөньясы

Данил Салихов Муса Җәлил премиясе ни өчен Хәнәфи Бәдигыйга бирелүенә ачыклык кертте

12 февраль 2019, 15:37 , Фото: Султан Исхаков

Данил Салихов Муса Җәлил премиясе ни өчен Хәнәфи Бәдигыйга бирелүенә ачыклык кертте “Муса Җәлил премиясенең нигезләмәсендә премиянең яшьләр белән эшләгән олы яшьтәгеләргә бирелә ала дигән пункты бар", - дип аңлатты рәис.

(Казан, 12 февраль, “Татар-информ”, Марат Мөбарәкшин). Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов быелгы Муса Җәлил премиясе иясе язучы Хәнәфи Бәдигый мәсьәләсенә ачыклык кертте. Бу турыда ул “Татар-информ” хәбәрчесенә җиткерде.

  • 1941нче елгы язучы, галим Хәнәфи Бәдигыйның Муса Җәлил премиясенә лаек дип табылуы яшь татар җәмәгатьчелеге арасында берникадәр ризасызлык чыгарды, бу уңайдан социаль челтәрләрдә фикер алышу булды. Муса Җәлил исемендәге премия яшь иҗатчыларга бирелергә тиеш дигән фикерләр булды.

“Муса Җәлил премиясенең нигезләмәсен мин игътибар белән укып чыктым. Карасагыз, анда яшьләр белән эшләгән олы яшьтәгеләргә бирелә ала дигән пункт та бар. Мәсәлән, шагыйрь Рамис Аймәт шулай итеп бу исемне алды. Әлеге премия халыкның аңына 30 яшькә кадәрге яшьләргә бирелергә тиеш дип кереп калган. Ләкин, мин әйткәнчә, анда шушындый пункт та бар”, - дип аңлатты Данил Салихов.

Данил Салихов Муса Җәлил премиясе лауреатларын ачыклау барышында барлыгы 54 эш каралганын әйтте. Алар арасыннан комиссия 10 кешене сайлап алган. Шулар арасыннан язучы Хәнәфи Бәдигый һәм җырчы Айдар Сөләйманов 9 балл, шагыйрь Булат Ибраһимов 8 балл җыйган. Яңадан тавыш биргәндә, Булат ике балл гына җыя алган. Беренче тавыш бирүдә үк 9 балл җыйган булса, ул премияне аласы булган.

  • Язучы Хәнәфи Бәдигый 1982 елда “Муса Җәлил” поэзиясенең тел-стиль үзенчәлеге” темасына кандидатлык диссертациясе яклаган. Ул бу премиягә Татарстан Язучылар берлеге аша тәкъдим ителгән. Татарстан Язучылар берлегенең икенче кандидатурасы – 28 яшьлек шагыйрь Булат Ибраһимов булган.
  • Муса Җәлил исемендәге республика премиясе Татарстанның интеллектуаль һәм рухи куәтен үстерү максатында, сәләтле яшьләрнең әдәбият, сәнгать, фән, мәгариф, эшмәкәрлек өлкәсендәге уңышларын бәяләү өчен булдырылган. Ул ике елга бер мәртәбә берничә номинациядә тапшырыла. Һәр премия 200 мең сум тәшкил итә. Премия лауреатлары рәсми рәвештә 15 февральдә Муса Җәлилнең туган көнендә игълан ителә.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10