ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Фәрит Мөхәммәтшин бюджетта район өлеше аз булганга Балтач башлыгын тәнкыйтьләде

12 февраль 2019, 14:14 , Фото: архив/Рамиль Гали

Фәрит Мөхәммәтшин бюджетта район өлеше аз булганга Балтач башлыгын тәнкыйтьләде Дәүләт Советы Рәисе "төнлә барып, күршеләрегезнең тәҗрибәсен өйрәнеп кайтыгыз" дип өндәде.

(Балтач, 12 февраль, "Татар-информ", Рәмис Латыйпов). Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бюджетта үз табышларының өлеше аз булган өчен район советы сессиясендә Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллинны тәнкыйть итте.

"Канәгать булырга урын юк. Шатланып-шатланып, әйтә менә Рамил (Рамил Нотфуллин -ТИ) - Аллага шөкер, 331 миллион планга керткән идек үзебезнең керемне, шуны үтәдек, ди. Ул бит 19 процент кына. Нигә мөмкилекләрне файдаланмый. Сельхозтехника, мебель, тегү фабрикалары бар иде сездә", - дип искәртте Дәүләт Советы Рәисе Балтач башлыгының хисап докладына бәя биреп.

Районның үз табышлары бюджетның 19 процентын тәшкил итә. Икътисад министрлыгы рейтингы буенча, район социаль-икътисади үсеш рейтингында арттан икенче - 44 урында. 2015 елда район 40 урында булган. Уртача хезмәт хакы күләме буенча район 42 урында (24148 сум).

Фәрит Мөхәммәтшин районны үз табышларын арттырырга өндәде. Дәүләт Советы Рәисе әйтүенчә, сәнәгать паркында «адәм рәтле бер генә резидент», анысы да Балтач кешесе. Ул район башлыгын күрше районнардан, атап әйткәндә 500 ләп эшче урыны булдырган Теләчегә барып карап кайтып, алардан үрнәк алырга чакырды.

"Сез бит инде хөрмәтле кеше. Көндез барып күренеп йөрисегез килмәсә, төнлә барып карагыз", дип киңәш итте ул район башлыгына. Фәрит Мөхәммәтшин дәүләттән килгән ярдәмне генә көтеп ятмаска чакырды.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10