ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Мәскәүдә яшь журналистлар тырышлыгы белән «Әл-Фатиха» газетасының беренче саны дөнья күрде

12 февраль 2019, 14:51

Газетаны нәшер итүчеләр әйтүенчә, басма бөтен яшьтәге укучыларга исәпләнгән һәм бушлай таратыла.

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ»). 2018 елның декабрь ахырында Мәскәүдә яшь журналистлар тырышлыгы белән «Әл-Фатиха» газетасының беренче саны басылып чыкты. Бу хакта Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәтенең рәсми сайты хәбәр итә.

Газета Мәскәүнең Поклонная тавындагы Мемориаль мәчет каршындагы «Әл-Фатиха» мәдрәсәсендә узган «Мәүлид ән-нәби» бәйрәме уңаеннан дөнья күрде.

Беренче сан Мемориаль мәчет тарихы, аның имамнары һәм «Әл-Фатиха» мәдрәсәсенә багышланган. Газетаны нәшер итүчеләр әйтүенчә, басма бөтен яшьтәге укучыларга исәпләнгән һәм бушлай таратыла. Ул кварталга бер тапкыр чыгачак.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10