ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Краснодарда "Заман" татар яшьләре клубы эшли башлаган

12 февраль 2019, 14:04

Яшьләр һәр шимбә очрашулар үткәрергә ниятли.
(Казан, 12 февраль, "Татар-инфор"). Краснодар татар яшьләре "Заман" дип исемләнгән клуб оештырган. Бу хакта җирле татарларның "Булгар-К" оешмасы хәбәр итә. 
 
Инттеллектуаль-күңел ачу клубы узган атнада беренче кичәсен үткәргән. Яшьләр бергәләп "Мафия" уйнаган, әлеге танылган уенның тарихы белән танышкан. 
 
"Заман" һәр шибә саен очрашулар үткәрергә ниятли. Клубка 13-30 яшьлек яшьләр чакырыла, диелә хәбәрдә.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10