ҺАВА ТОРЫШЫ -13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Санкт-Петербургта Муса Җәлилнең туган көнен билгеләп үтәчәкләр

12 февраль 2019, 13:00

Әлеге уңайдан герой-шагыйрьгә багышланган төрле чаралар узачак.

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ»). 15 февральдә үзенең тиңдәшсез батырлыгы белән Ватанга тугрылык үрнәге булган герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 113 ел тула. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

12.00 сәгатьтә Гавана урамындагы 18нче йорт янында традицион «Җәлил укулары» узачак һәм бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр куячаклар. Чараның сценарие тантаналы өлеш, рәсми затларның чыгышлары һәм Җәлилнең шигырьләрен укуны үз эченә ала.

Аннары Җәлил иҗатын яратучыларны Василеостровский районындагы 4нче китапханәдә үтәчәк шигърият кичәсендә көтеп калалар.

14 февральдә, 15.00 сәгатьтә, Тосно тарихи-туган якны өйрәнү музее Камин залында Ленинград өлкәсенең Тосно районы «Изге юл» Татар җәмгыяте тарафыннан оештырылган Тоснодагы традицион «Җәлил укулары» узачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10