ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казанда полицейскийлар һәм волонтерлар эзләгән 11 яшьлек кызны тапканнар

12 февраль 2019, 12:29

Кыз кичә иртән Габдулла Тукай урамы тирәсендә югалган.

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ»). Казанда полицейскийлар һәм волонтерлар эзләгән 11 яшьлек кызны тапканнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына «Лиза Алерт Татарстан» эзләү-коткару отрядыннан хәбәр иттеләр.

«Кыз табылды, исән-сау», - дип белдерделәр эзләү-коткару отрядында.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы кичә Казанда 11 яшьлек кызның югалуы хакында хәбәр иткән иде. Баланы эзләүдә волонтерлар һәм полицейскийлар катнашты.

 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10