ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният, Татар дөньясы

“Илһам” бәйгесендә проза жанрында язучылар саны арткан

12 февраль 2019, 12:15 , Фото: Султан Исхаков

“Илһам” бәйгесендә проза жанрында язучылар саны арткан Бәйгедә иң күп эшләр 2017 елда кабул ителгән һәм аларның саны 3007 булган.

(Казан, 12 февраль, “Татар-информ”, Марат Мөбарәкшин). “Илһам” бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендә проза жанрында язучылар саны арткан. Бу турыда татар язучысы, журналист Вакыйф Нуриев “Татар-информ”да уздырылган матбугат конференциясендә әйтте.

“Соңгы вакытта яшьләр прозага тартыла башлады. Алар, бигрәк тә хисләрдән арынып, аналитик фикерләүгә күчә башлады. Бу хәл әлеге бәйгедә генә түгел, мәсәлән, “Казан утлары” журналы уздырган әдәби конкурсларда да күзәтелде”, - диде Вакыйф Нуриев.

Шушы бәйгедә жюри әгъзасы булган Рифә Рахман сүзләренчә, бәйгедә иң авыры - проза жанры әсәрләрен тикшерү, чөнки алар күләм ягыннан да күп, шулай ук язучылар саны да арткан. Хәтта очрашуларга баргач, кайберәүләр: “Минем бер китаплык повестем җыелды инде”, - дип әйтүчеләр дә булган.

Бәйгедә иң күп эшләр 2017 елда кабул ителгән һәм аларның саны 3007 булган. Һәр номинациядә эшләрне сайлап алу буенча өч жюри әгъзасы катнаша. Алар 1,2,3 урыннарны ачыклыйлар. Бәйгедә җиңүчеләргә 21 апрель көнне дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10