ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният, Татар дөньясы

“Илһам” бәйгесендә җингән бер укучыга Гран-при биреләчәк

12 февраль 2019, 11:52 , Фото: Султан Исхаков

“Илһам” бәйгесендә җингән бер укучыга Гран-при биреләчәк Бәйгегә быел барлыгы 1624 эш кабул ителгән.

(Казан, 12 февраль, “Татар-информ”, Марат Мөбарәкшин). “Илһам” Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендә җингән бер укучыга Гран-при биреләчәк һәм ул Казан федераль университетының журналистика факультетына бушлай укырга керә алачак. Бу турыда Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов “Татар-информ” да уздырылган матбугат конференциясендә әйтте.

“Бәйгедә җиңүчеләрне 21 апрель көнне бүләклибез. Һәр номинациядә 1нче, 2нче, 3нче урыннарны билгелибез. Шулар арасыннан бары бер җиңүче балага гран при биреләчәк һәм ул бала Казан федераль университетының журналистика факультетына керергә хокук алачак”, - диде Данил Салихов.

Бәйгегә быел барлыгы 1624 эш кабул ителгән.

Бәйгедә 1нче турдан узганнарның әсәрләре альманах булып басылып чыгачак.

«Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, Казан (Идел буе) федераль университеты белән берлектә 2014 елдан бирле үткәрелә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10