ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда югалган 11 яшьлек кызны эзлиләр

12 февраль 2019, 11:22

Кыз кичә иртән өеннән чыгып киткән һәм кире әйләнеп кайтмаган.

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ»). Казанда югалган 11 яшьлек кызны эзлиләр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына «Лиза Алерт Татарстан» эзләү-коткару отрядыннан хәбәр иттеләр.

«Бүген төнге өчләр тирәсендә волонтерлар кызны ул югалырга мөмкин урында – Габдулла Тукай урамында эзләргә кереште. Кызны иртәнгә кадәр эзләделәр, операция вакытлыча туктатылды. Әлегә бала табылмаган. Эзләү операциясендә 50гә якын кеше катнашты», - дип белдерде «Татар-информ» агентлыгына әлеге операциядә катнашучыларның берсе Артем Латышев.

Кыз кичә иртән югалган. Билгеләре: буе 170 сантиметр тирәсе, коңгырт-кара күзле, аксыл-коңгырт чәчле. Өстенә ак пуховик, яшел башлык һәм соры төстәге сапоги кигән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10