ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Мәскәү педагогика дәүләт университетында "Төрки филологиясе һәм мәдәнияты" юнәлеше ачыла

12 февраль 2019, 11:03 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Мәскәү педагогика дәүләт университетында Магистратура программасына төрки тел белеме, тәрҗемә белеме, тарих, фәлсәфә белән бәйле дәресләр кертеләчәк.

(Мәскәү, 12 февраль, "Татар-информ", Наилә Исхакова). Киләсе уку елыннан Мәскәү педагогика дәүләт университетында "Төрки филологиясе һәм мәдәнияты" юнәлеше ачылачак. Бу хакта "Татар-информ"га МПДУ доценты, филология фәннәре кандидаты Ландыш ханым Латфуллина хәбәр итте.

Ландыш ханым сүзләренчә, "Төрек теле"н һәм "Төрки телләрнең чагыштырма грамматикасы"н укытырга Мәскәү Россия фәннәр Академиясе Тел белеме институтының белгечләре чакырылачак. "Татар теле"н, "Татар теле тарихы"н, "Әдәбият"ын МПДУның тәҗрибәле белгечләре алып барачак,  "Төрки халыклар мәдәниятында дин" фәнен МПДУның Теология кафедрасы профессоры укыячак.

МПДУ мөгаллимәсе сүзләренчә, магистратура программасында төрки тел белеме, тәрҗемә белеме, тарих, фәлсәфә белән бәйле дәресләр укытылачак. "Уку барышында студентлар Россиядә һәм чит илләрдә стажировка уза алачак", - дип хәбәр итте Ландыш Латфуллина.

Әлеге юнәлешне тәмамлаучылар югары уку йортларында, фәнни тикшеренү оешмаларында, мәктәпләрдә, тәрҗемә компанияләрендә эшли алачак. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10