ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Татарстанның Табигый тарих музее Гашыйклар көне уңаеннан романтик квестлар әзерләгән

12 февраль 2019, 09:56

Бу көнне музейга килүчеләрне бай романтик программа көтә. Ул 10.00 сәгатьтә башланып, 17.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ»). Татарстанның Табигый тарих музее 14 февраль - Гашыйклар көне уңаеннан үзенең сөеклесен гаҗәпләндерергә теләгән кешеләр өчен махсус программа әзерләгән. Бу хакта музейның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу көнне музейга килүчеләрне бай романтик программа көтә. Ул 10.00 сәгатьтә башланып, 17.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

Сәяхәт юл күрсәткеч-квест белән башланып китә. Музей кунаклары алдында кроссворд чишү һәм көтелмәгән сорауларга җавап табу бурычы тора. Үзең белән карандаш яки каләм алырга кирәк. Квест ахырында кунакларны фал сандыгы көтә. Гашыйклар да, әле үзенең сөеклесен очратмаган кешеләр дә алдагы тормышларына фаразлар белән таныша алачак.

Шуннан соң музейга килүчеләргә «валентинка»лар ясарга тәкъдим итәчәкләр.

Бу көнне музейда интерактив афишага да юлыгырга мөмкин. «Теләгән һәркем мобиль кушымта ярдәмендә әлеге афишадагы борынгы кәлтә еланны «җанландыра» һәм аның янында фотога төшә алачак», - диелә вакыйганың анонсында.

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10