ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Пермь краенда «Ягъфәров укулары» фестивале узачак

12 февраль 2019, 09:27 , Фото: tatar-congress.org

Пермь краенда «Ягъфәров укулары» фестивале узачак Чара галим-фольклорчы, журналист, шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Рәшит Ягъфәровның истәлегенә уздырыла.

(Казан, 12 февраль, "Татар-информ"). Пермь краенда 6нчы тапкыр «Ягъфәров укулары» фестивале узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Чара галим-фольклорчы, журналист, шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Рәшит Ягъфәровның истәлегенә уздырыла.

Конкурс 4 номинация буенча уза:
Фольклор
Театр сәнгате
Вокал
Нәфис сүз (проза, шигырь, хикәя)

Фестивальдә 7 яшьтән 14 яшькәчә балалар коллективлары һәм аерым башкаручылар катнаша ала. 

Конкурс 2 этапта үткәрелә. Оештыручылар 1 мартка кадәр гаризалар көтә. Хатларны почта аша юлларга мөмкин: ok-barda@list.ru


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10