ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Россиядә 2020 елгы җанисәптә америкалы, эльф, скифларны «башка милләтләр» дип язачаклар

12 февраль 2019, 09:35 , Фото: архив tatarstan.ru, Султан Исхаков

Россиядә 2020 елгы җанисәптә америкалы, эльф, скифларны «башка милләтләр» дип язачаклар Валерий Тишков сүзләренчә, экспертларның кемне Россия халкы дип санау мәсьәләсендә фикерләре аерыла.

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ»). 2020 елда Россиядә халык санын алу өчен әзерләнгән милләтләр исемлегендә «башка милләтләр» дигән категория бар. Анда илдә элек-электән яшәми торган халыклар да керергә мөмкин. Миклухо-Маклай исемендәге Россия Фәннәр академиясенең Этнология һәм антропология институты фәнни җитәкчесе Валерий Тишков «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

«Башка милләтләр» категориясенә америкалылар, шведлар, даниялеләр, эльфлар, скифлар, болгарлар (һ.б.) керергә мөмкин. Алар Россиядә 60 мең тирәсе», - диде Тишков.

Аның сүзләренчә, экспертларның кемне Россия халкы дип санау мәсьәләсендә фикерләре аерыла. Хәзерге вакытта илдә 193 милләт вәкиле яши. Тишков фикеренчә, аларны яңадан карап чыгарга кирәк.

«Әйтик, Англиядә 200 мең рус кешесе яши, әмма алар Бөекбритания халкы дип саналмый. Ә бездә гомер итүче 600 британияле Россия халкы дип саналамы? Йә булмаса 500 америкалы, яки 700 япон кешесе. Хәзер бездә нигериялеләр, эфиоплар, сириялеләр дә бар, әгәр аларның барысын да аерым халык дип саный башласак...» - дип искәртте белгеч.

Бу Россиядә элек-электән яшәүче болгарларга, шулай ук XIX йөздә Польшада булган восстаниедән соң илебездә төпләнеп калган полякларга, башка шундый очракларга кагылмый, диде Тишков.

Шуның белән бергә, кайбер экспертлар милләтләрнең күп булуы илнең имиджына уңай йогынты ясый һәм этнография өчен кызыклы дип саный.

 

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10