ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Арча әфганчылары китапханәдә очрашты

12 февраль 2019, 03:00 , Фото: arskmedia.ru

Арча әфганчылары китапханәдә очрашты Районда Әфганистанда хезмәт иткән 100дән артык солдат бар.

(Арча, 12 февраль, "Татар-информ", "Арча хәбәрләре" ). Арча китапханәсендә әфганчылар җыелды. Алар күңелләрен сөендергән һәм борчыган проблемалар турында сөйләштеләр. Бутурыда район басмасы сайтында хәбәр ителә.

15 февральдә Совет гаскәрләрен Әфганистан җиреннән чыгарганга 30 ел була. Очрашуда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Алмаз Борханов катнашты. Шулай ук Пенсия фонды, социаль яклау, район үзәк хастаханәсе, район мәгариф идарәсе, яшьләр бүлеге вәкилләре дә бар иде.

Районда Әфганистанда хезмәт иткән 100дән артык солдат бар. Очрашуны "Сугышчан дуслык" җәмгыяте җитәкчесе Сергей Баһаветдинов алып барды. Әфганчылар төрле мәктәпләргә чакырулы. Аларны районда төрле очрашулар көтә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10