ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Чирмешәндәге музейда Ленинград блокадасына багышланган күргәзмә эшли

12 февраль 2019, 07:00 , Фото: Ландыш Зыякова

Чирмешәндәге музейда Ленинград блокадасына багышланган күргәзмә эшли Стеллажларга музейда булган экспонатлар сугыш кораллары, котелок, хәрби каска, ипи карточкасының күчермәсе урнаштырылган.

(Чирмешән, 12 февраль, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадрия Гамирова). Чирмешәндәге музейда Ленинград блокадасы өзелүгә 75 ел тулу уңаеннан туган як тарихы музеенда “Җиңү җиңел бирелмәде!” исеме астында күргәзмә эшли. Бу турыда район басмасы сайтында хәбәр ителә.

Стеллажларга музейда булган экспонатлар – сугыш кораллары, котелок, хәрби каска, ипи карточкасының күчермәсе, блокада вакытында ленинградлыларга бирелгән күләмдәге ипи кисәкләре дә урнаштырылган. Ул көннәрдә икмәкнең көнлек нормасы балаларга һәм олыларга – 125, заводларда эшләүчеләргә – 250, солдатларга – 300, ә морякларга 500 грамм булган.

Күргәзмәнең беренче кунаклары - Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты укучыларына мондагы истәлекләр белән танышканнан соң, Ленинград блокадасы турында документаль фильм да күрсәткәннәр. Билгеле, кызлар һәм егетләр үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар да алганнар.

Районның “Ак калфак” оешмасы вәкилләре, прокуратура хезмәткәрләре дә күргәзмә белән танышырга өлгергәннәр.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10