ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Әлмәттә Даши Намдаковның үзенчәлекле күргәзмәсе ачылачак

12 февраль 2019, 09:00

Милли үзенчәлекләр күп кенә этнографик яктан төгәл булган детальләрдә чагылыш таба.

(Әлмәт, 12 февраль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт картиналар галереясында “Ульгер” дип исемләнгән күргәзмә узачак. Күргәзмәдә Даши Намдаковның гаиләсе тарафыннан ясалган курчаклар тәкъдим ителәчәк. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Курчакларның рәсемнәре дөньякүләм танылган сынчы Даши Намдаков тарафыннан ясалган. Гаилә әгъзалары исә курчакның каркасын ясый һәм персонажга форма бирә.

Барлык курчакларда да декоратив стильләштерү этнографик хаклык белән үрелеп баруы күзәтергә була.Милли үзенчәлекләр күп кенә этнографик яктан төгәл булган детальләрдә чагылыш таба. Шулардан мисал итеп чәч рәвешен, төсләр гаммасын, орнамент һәм символиканы атарга була.

Күргәзмә 13 февральдән алып 31 мартка кадәр Ленин урамы, 98 нче йорт адресы буенча урнашкан “Нефтьче” Мәдәният сарае бинасында узачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10