ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Эльмир Низамовның әсәре беренче тапкыр Яңа Зеландиядә яңгыраган

11 февраль 2019, 20:49 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Эльмир Низамовның әсәре беренче тапкыр Яңа Зеландиядә яңгыраган Татар композиторы сүзләренчә, композицияне кыллы камера оркестры уйнаган.

(Казан, 11 февраль, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Яңа Зеландиянең Окленд шәһәренең Рэй Фридман сәнгать үзәгендә “Татар һәм рус музыкасы энҗеләре” дип аталган классик музыка концертында яшь композитор Эльмир Низамовның әсәре яңгыраган. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә үзе хәбәр итте.

“Әлеге концерт дөньяның төрле шәһәрләрендә яшәүче классик музыка сөючеләргә татар моңын ишеттерү максатыннан куела. Ул берничә ел дәвамында Татарстан композиторлар союзы тарафыннан оештырылып килә”, - диде ул.

“Яңа Зеландиядә “У стены Плача” дигән әсәрем яңгырады. Аны кыллы камера оркестры уйнады. Бу минем өчен зур шатлык булды. Яңа Зеландия – минем өчен яңа континент, яңа ил”, - диде композитор.

“ТР композиторлар союзы рәисе Рәшид Кәлимуллинның Австралия композиторлары белән элемтәләре яхшы. Узган ел ул шунда үткәрелде. Ә быел алар бергәләшеп уңышлы гына Яңа Зеландиядә уздырылды”, - диде Эльмир Низамов.

“Татар һәм рус музыкасы энҗеләре” концертында классик әсәрләрдән тыш, заманча композицияләр дә яңгыраган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10