ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстан синоптиклары томан турында кисәтә

11 февраль 2019, 19:49 , Фото: архив/Рамиль Гали

Татарстан синоптиклары томан турында кисәтә Республикада шактый салкын төн көтелә.

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ»). Иртәгә, 12 февральдә, төнлә һәм иртән Татарстан территориясендә урыны белән томан төшә. Кайбер урыннарда кар явуы ихтимал, аязучан болытлы һава торышы булачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Тәүлекнең караңгы вакытында термометр баганалары 16га кадәр, ә аязган вакытта 23 градуска кадәр төшәчәк. Республиканың көньяк районнарында салкынрак булачак.

Көндез һава температурасы 5тән 10 градуска кадәр салкын булачак. Юлларда бозлавык хасил була.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10