ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Йолдыз Миңнуллина Нурбәк Батуллага Җәлил премиясен бирү премия дәрәҗәсен күтәрде дип саный

11 февраль 2019, 19:07 , Фото: Султан Исхаков

Йолдыз Миңнуллина Нурбәк Батуллага Җәлил премиясен бирү премия дәрәҗәсен күтәрде дип саный Җәлил исемендәге республика премиясе сәнгать, фән, мәгариф, тәрбия, яшьләр эшмәкәрлеге өлкәсендә уңыш казанган яшьләргә бирелә.

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). “Алтын битлек” театр премиясеннән соң Нурбәк Батуллага Муса Җәлил премиясен бирү Җәлил премиясенең дәрәҗәсен күтәрү дип саный Йолдыз Миңнуллина. Бу хакта ул "Театрда импровизация" актерлык лабораториясенә багышлап “Татар-информ”да үткән матбугат конференциясендә әйтте.

“Бәлки хәзер Муса Җәлил премиясен “Алтын битлек” алганнан соң гына бирергә кирәктер. Бу милләт өчен үсеш. Ә Тукай премиясен Нобель премиясеннән соң гына бирергәдер. Милләтне шулай үстерергәдер”, - ди Йолдыз Миңнуллина.

  • Быел Муса Җәлил исемендәге республика премиясенең Нурбәк Батуллага бирелгәнлеге турында рәсми мәгълүматлар бар. Рәсми мәгълүмат 15 февральдә – Муса Җәлилнең туган көнендә билгеле булачак.
  • Муса Җәлил исемендәге республика премиясе сәнгать, фән, мәгариф, тәрбия, яшьләр эшмәкәрлеге, яшьләр программаларын гамәлгә ашыру өлкәсендә уңыш казанган талантлы яшьләргә, шулай ук, яшьләр белән эшләүчеләргә бирелә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10