ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Путин Миңнеханов белән Иннополиста РФ Дәүләт Советы президумы утырышыннан соң очрашачак

11 февраль 2019, 17:52 , Фото: архив tatarstan.ru

Путин Миңнеханов белән Иннополиста РФ Дәүләт Советы президумы утырышыннан соң очрашачак ТР Президенты халыкның торак шартларын яхшырту һәм уңайлы шәһәр мохите формалаштыру буенча РФ Дәүләт Советының эш төркемен җитәкли.

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Россия Дәүләт Советы президиумының киңәйтелгән утырышыннан соң Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашачак. Бу хакта республика башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Иннополиста-Россиянең иң яшь ИТ-шәһәрендә дәүләт башлыгы Россия Дәүләт Советы президиумының киңәйтелгән утырышын уздырачак», - дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.

Рөстәм Миңнеханов халыкның торак шартларын яхшырту һәм уңайлы шәһәр мохите формалаштыру буенча Россия Дәүләт Советының эшче төркемен җитәкли. Дәүләт башлыгының төбәк башлыклары белән формаль булмаган диалогы барачак утырышта ил субъектларының торак шартларын яхшырту һәм уңайлы шәһәр мохите формалаштыру буенча башкарма хакимияте органнары эше турында фикер алышачаклар.

«Утырышта катнашучылар эше төркемнәр буенча түгәрәк өстәлләр форматында узачак», — дип ачыкладылар матбугат хезмәтендә.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10