ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Казанда актер һәм педагог Андрей Феськов импровизация буенча осталык дәресләре бирәчәк

11 февраль 2019, 17:14 , Фото: Султан Исхаков

Казанда актер һәм педагог Андрей Феськов импровизация буенча осталык дәресләре бирәчәк Оештыручылар катнашучылардан гаризаларны 23 февральгә кадәр кабул итәчәкләр.

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казанда актер һәм педагог Андрей Феськов импровизация буенча осталык дәресләре бирәчәк. Бу бүген “Татар-информ”да үткән матбугат конференциясендә билгеле булды.

Импровизация остасын Казанга Кариев театры хореографы, “Алтын битлек” театр премиясе лауреаты Нурбәк Батулла чакырган. Андрей Феськов "Театрда импровизация" актерлык лабораториясе кысаларында дәресләр бирәчәк.

"Театрда импровизация" актерлык лабораториясен “Калеб” яңа буын җыены үткәрә. Ул Кариев театры кысаларында оештырыла.

Оештыручылар катнашучылардан гаризаларны 23 февральгә кадәр кабул итәчәкләр.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10