ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Камал театры директоры Һиндстанда театрларга ир-атларның күбрәк йөрүенә гаҗәпләнгән

11 февраль 2019, 21:05 , Фото: архив/Михаил Захаров

Камал театры директоры Һиндстанда театрларга ир-атларның күбрәк йөрүенә гаҗәпләнгән Камал театры Азиянең иң зур халыкара фестивалендә катнашты.

(Казан, 11 февраль, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Бүген Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры Азиянең иң зур халыкара фестиваленнән әйләнеп кайтты.

Камал театры директоры Илфир Якупов “Татар-информ” хәбәрчесенә Һиндстан тамашачылары турында кызыклы факт әйтте. “Фестивальдә тамашачы белән аралашу да, андагы театр сәнгате белән танышу да бик кызыклы булды. Җирле халык безнең спектакльдән кызыксынып кына түгел, хәтта аптырап та калды. “Шулай да уйнап буламыни?” дип, алар артистларны җибәрмәделәр дә", - ди ул.

"Һиндлар аралашуга бик тере халык икән, монысын көтмәгән идем. Шунысын әйтергә кирәк: бездә бит театрларга күбрәк хатын-кызлар йөри, ә аларда тамашачыларның күбесе – ир-атлар”, - диде Илфир Якупов.

Камал театры актрисасы Люция Хәмитова катнашкан башка фестивальләрдә мондый хисләр тоймауларын әйтте. “Гаҗәеп ил, гаҗәеп мохит, гаҗәеп кешеләр! Андагы хисләр! Инде күпме фестивальгә йөрдек, әле бер җирдә дә аның кадәр хисләр, тәэсирләр юк иде”, - диде ул.

Камал театры артисты Илнур Закиров спектакльләрен кабул итеп, яратып караганнарын әйтте. “Һиндлар бик күп җыелган иде. Безнең спектаклебезне бик яраттылар, бигрәк тә Варанаси шәһәрендә, чөнки анда көчле итеп алкышладылар”, - диде ул.

“Бу бөтенләй икенче дөнья, бөтенләй икенче мохит. Мондыйны без көтмәгән идек. Бөтенләй икенче ил! Әйтәм бит, икенче ил генә түгел, бөтенләй икенче дөнья бу! Анда кешеләре дә бүтән, аларның диннәре дә бүтән”, - дип кушылды Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев.

  • “Bharat Rang Mahotsav” яки “Милли Театр Фестивале” беренче тапкыр 1999 елдан бирле үткәрелә. Фестиваль ел саен Һиндстанда уза. Бүгенге көндә “Bharat Rang Mahotsav” Азиянең иң зур фестивальләренең берсе булып санала. Фестивальне Һиндстанда театраль белем бирүдә әйдәп баручы югары уку йортларының берсе – Милли Драма Мәктәбе оештыра.
  • Фестивальдә Россия исеменнән Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры һәм Мәскәү шәһәренең Театр сәнгате институты катнашты. Гастрольләр Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән тормышка ашырылды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10