ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Зуля Камалова “Алты көн ярату” альбомын Мубай белән бергә яздырачак

11 февраль 2019, 17:32 , Фото: архив/Александр Эшкинин

Зуля Камалова “Алты көн ярату” альбомын Мубай белән бергә яздырачак Альбом Йолдыз Миңнуллинаның “Алты көн ярату” шигырьләр циклы буенча языла.

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Австралиядә яшәүче татар җырчысы Зуля Камалованың “Алты көн ярату” альбомын яздыруда Мубай да катнашачак. Бу хакта социаль челтәрдәге битендә Зуля Камалова үзе хәбәр итә.

“Шәп яңалык бар! “Алты көн ярату” альбомында Мубай (Илдар Мөбәрәкшин) катнаша! Мин бик шат. Кызганычка каршы, альбом чыгуы тоткарлана, чөнки әйбәт булсын дип нык тырышабыз!” - дип язган җырчы татар, рус һәм инглиз телләрендә.

  • Зуля Камалова Йолдыз Миңнуллинаның “Алты көн ярату” шигырьләр циклына татарча яңа альбом яздыру өчен акчаны өлешчә краудфандинг ысулы белән туплады.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10