ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Миләүшә Айтуганова «Мулла» фильмын Хельсинкида күрсәтә

11 февраль 2019, 20:04 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Миләүшә Айтуганова «Мулла» фильмын Хельсинкида күрсәтә Фильмны 14 февральдә карарга мөмкин.

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанда төшерелгән «Мулла» фильмы Хельсинкида күрсәтеләчәк. Бу хакта «Татаркино» оешмасы хәбәр итә.

Фильмны 14 февральдә карарга мөмкин.

«Мулла» фильмы инглиз субтитрлары белән Хельсинкида Россия киносы көннәрендә күрсәтелә. Кинокартинаны тамашачыга аның продюсеры, «Татаркино» оешмасы директоры, Казан кинофестивале башкарма директоры Миләүшә Айтуганова тәкъдим итә.

Фильм "Андорра" кинотеатрында барачак. Адресы: Эерикинкату, 11. Фильм 19.00 сәгатьтә башлана.

Кино күрсәтү Татарстанның Финляндиядәге сәүдә-икътисад вәкиллеге инициативасы белән, ТР мәдәният министрлыгы ярдәмендә оештырыла.

  • «Мулла» фильмы Туфан Миңнуллинның шул исемдәге пьесасы буенча 2017 елда төшерелде. Премьера 2018 елның язында булды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10