ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Камал театрының "Килмешәк" спектакле Уфада тифлокомментарийлар белән күрсәтеләчәк

11 февраль 2019, 15:48 , Фото: Илнар Төхбәтов/архив

Камал театрының Начар күрүче һәм күрмәүче тамашачылар бу спектакль белән Уфаның "Нур" театрында 16 февральдә таныша алачак.

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының Уфадагы гастрольләре вакытында «Килмешәк» спектакле тифлокомментарийлар белән тәкъдим ителәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасының начар күрүчеләр һәм сукырлар махсус китапханәсе матбугат үзәге хәбәр итте.

Спектакльгә тифлокомментарий «Сәнгать, фән һәм спорт» хәйрия фондының «Особый взгляд» программасы кысаларында, Татарстан һәм Башкортстанның начар күрүчеләр һәм күрмәүчеләр китапханәләре һәм Г.Камал театры ярдәмендә ясала.

Спектакльдә күрсәтелгән вакыйгаларны күрмәүче тамашачыларга Татарстанның начар күрүчеләр һәм сукырлар республика махсус китапханәсе хезмәткәре, профессиональ тифлокомментатор Гөлүсә Закирова сөйләп-аңлатып барачак.

Гөлүсә Закирова билгеләп үткәнчә, техник мөмкинлекләр белән бәйле рәвештә, күрмәүчеләр өчен урыннар саны чикле булачак. Спектакльгә килергә теләүчеләр Башкортстанның сукырлар өчен махсус китапханәсенә мөрәҗәгать итә ала.

  • Г.Камал театрының Уфага гастрольләре 14 февральдә башлана. «Килмешәк» спектакле Уфаның «Нур» театрында 16 февральдә күрсәтелә. Башлана 18.00 сәгатьтә. 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10