ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Мәдәният

Оренбургта Татар киносы көннәре узачак

11 февраль 2019, 12:19 , Фото: Салават Камалетдинов/архив

Оренбургта Татар киносы көннәре узачак Фестивальдә продюсерлар, режиссерлар, әлеге фильмнарда төшкән актерлар белән аралашу мөмкинлеге дә булачак.

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ»). 2-3 март көннәрендә Оренбургта Татар киносы көннәре узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара 2 март көнне 13.00 сәгатьтә «Сокол» кинотеатрында башланачак. Ике көн дәвамында Оренбургта яшәүчеләр һәм шәһәр кунаклары «ТатарКино» мәдәният учреждениесе иҗаты белән таныша алачак. Афишада «Мулла», «Айсылу» һәм «Корыч» картиналары урын алган. Фестиваль барышында продюсерлар, режиссерлар, әлеге фильмнарда төшкән актерлар белән аралашу мөмкинлеге дә булачак.

«Мулла» фильмы Оренбург кино сөючеләренә таныш инде. Аны «Көнчыгыш-Көнбатыш. Классика һәм Авангард» XI Халыкара кино фестивале кысаларында тәкъдим иттеләр. Фильмның режиссерлары — Рамил Фазлыев һәм Әмир Галиәскаров. Картинада төп рольне Татарстанның атказанган артисты, РФ Дәүләт премиясе лауреаты Марат Бәшәров башкара.

«Айсылу» фильмында (2017) бала чагында авариягә эләгеп, хәзер култык таяклары белән генә хәрәкәт итүче авыл кызының язмышы бәян ителә.

«Корыч» фильмында исә татар халкының традицияләре хакында сүз бара.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10