ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Мәдәният

Самарада «Мирас» татар мәдәнияте фестиваленә әзерләнәләр

11 февраль 2019, 11:43

Жюри әгъзалары арасында Венера Ганиева, Роберт Миңнуллин, Рәсим Ильясов, Муса Маликов, Айрат Хәмитов һ.б. танылган шәхесләр бар.

(Казан, 11 февраль, «Татар-информ»). 2019 елның 6-7 апрель көннәрендә Самара шәһәренең «Заря» Мәдәният сараенда I «Мирас» Халыкара балалар-яшүсмерләр татар мәдәнияте фестиваль-бәйгесе узачак. Бу хакта «Самара татарлары» сайты хәбәр итә.

Конкурс «Татар җыры» вокаль жанры, хор жанры, фольклор жанры, «Уйнагыз, гармуннар» инструменталь жанры, бию жанры, сәнгатьле уку, вокаль-инструменталь ансамбль, декоратив-гамәли иҗат номинацияләре буенча уза.

Жюри әгъзалары арасында Венера Ганиева, Рәсим Ильясов, Роберт Миңнуллин, Муса Маликов, Айрат Хәмитов һ.б. танылган шәхесләр бар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10